news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрбиләр Әлмәт балаларына бүләкләре өчен рәхмәт белдерде

Хәрбиләр Әлмәт балаларына бүләкләре өчен рәхмәт белдерде

Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Татарстанның Әлмәт районы Кузайкино авылы укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән «Җиңү юрганы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. Инициатива кысаларында алар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен өч уникаль юрган ясаган.

Беренче шундый юрган 28 мартта җибәрелде, һәм 2 апрельдә үк хәрбиләр бу бүләкне алган. Ул нәни осталарның йөрәк җылысы белән тегелгән. Җавап итеп алар зур хезмәтләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре белән видео яздырганнар.

«Кузайкино авылы балаларына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сез шундый кул эшләрегез безнең йөрәкләргә җылылык өсти, шуңа күрә безне шундый искиткеч иҗат эшләрегез белән сөендерүне дәвам итегез. Җиңү безнең кулда булачак! Дошман тар-мар ителәчәк! Россия армиясенә дан!», – ди алар видеода.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.

Фото, видео: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100