Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәрбиләр, аларның гаилә әгъзалары һәм волонтерлар өчен конкурска гаризалар кабул ителә
Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның якыннарын һәм волонтерларны берләштерергә тиешле «Геройларга хәтер тугры» иҗади конкурсы узачак. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Катнашучылар өчен 8 номинация әзерләнгән. Түбән Кама халкы хореография, театр һәм вокал сәнгатендә үз сәләтләрен күрсәтә, патриотик темага видеоклип күрсәтә яки махсус хәрби операция вакыйгаларына багышланган авторлык шигырен укый алачак.
Катнашуга гаризалар 2025 елның 20 ноябренә кадәр ng-art-nk@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә, хатның темасын күрсәтергә онытмагыз. Түбәндәге сылтама буенча гаризаны тутырырга һәм конкурс нигезләмәсе белән танышырга мөмкин: https://vk.com/doc7295226_695680075?hash=xw5Jzyx6H4WIp1oPEn4gOPgfA3POVKIuBu6jM9L5Nns&dl=QuIeBGrykxx0....
Конкурс ике этапта узачак:
1.Сайлап алу этабы: 2025 елның 25 ноябрендә «Мирас» район мәдәният йортында (үзешчән сәнгать иҗаты төркемнәре өчен) һәм Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеенда (декоратив-гамәли иҗат төркемнәре өчен).
2.Гала-концерт һәм күргәзмә: 2025 елның 16 декабре Халык иҗаты йорты сәхнәсендә.
Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар, ә һәр номинациядә I, II, III дәрәҗә лауреатлары дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз