news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итә торган медикларга хезмәт хакына 230 млн сум бүлеп бирелә

Хөкүмәт хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүгә 230 миллион сумга якын акча җибәрәчәк, дип белдерде Премьер-министр Михаил Мишустин. Бу акчаның бер өлеше дәвалану өчен кирәкле медицина эшләнмәләре сатып алуга каралган. «Российская газета» шул хакта хәбәр итә.

Министрлар Кабинеты башлыгы сүзләренчә, илнең сакчыларын медицина ярдәме, шул исәптән ашыгыч һәм махсуслаштырылган медицина ярдәме белән тәэмин итүдә Федераль медицина-биологик агентлыгы белгечләре җәлеп ителгән. Алар алгы сызыкта хезмәт итүче, солдатларның сәламәтлеге турында кайгыртучы, гомерләрен коткаручы мобиль отрядлар формалаштыралар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot