Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хәрби хезмәткәрләр Равил Әхмәтшинның туган көне уңаеннан видеокотлау яздырган

Татарстан хәрбиләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинны туган көне белән котлады. Котлау видеосын республиканың тышкы сәясәт ведомствосының матбугат хезмәте бастырды.
«Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Һәр көн сезгә шатлык, бәхет китерсен. Теләкләрегез һәрвакыт чынга ашсын. Сезгә нык сәламәтлек телибез. Яңа максатлар, яңа бурычлар, теләкләр һәм хыяллар белән яшәгез», – дип мөрәҗәгать иткән Әхмәтшинга яшь хезмәткәрләр.
Генерал-майорны шулай ук чик сакчылары котлады.
- Равил Әхмәтшин 1960 елның 23 апрелендә ТАССРның Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган. 1982 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын, 1992 елда Казан дәүләт университеты аспирантурасын, юридик факультетын, шулай ук РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс академиясен тәмамлый.
- 2010 елның апреленнән ТРның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле. Татарстан Республикасы Рәисенең 2013 елның 24 октябрендәге указы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз