Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәрби хезмәткәрләр махсус операциядә катнашуын онлайн режимда раслый ала
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Саклану министрлыгы Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән берлектә хәрби хезмәткәрнең махсус операциядә катнашуын тиз арада һәм дистанцион рәвештә расларга мөмкинлек бирә торган система булдырды. Бу хакта хәрби ведомствода хәбәр иттеләр.
Моннан тыш, яңа система ярдәмендә махсус операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә тиешле ярдәм чараларына хокукын раслау өчен кәгазь белешмәләр һәм документлар китерергә кирәк булмаячак – барысы да автомат рәвештә эшләнәчәк.
«Без башкарыла торган эштә тагын бер адым ясыйбыз – ташламалар алуга хокукларны раслауны тулысынча диярлек автоматлаштырабыз», – дип билгеләде саклану министры Андрей Белоусов.
Россия цифрлы үсеш министры Максут Шадаев система әзер, ә аның аша мәгълүматларны эшкәртү вакыты регламентта каралган дүрт көннән берничә секундка кадәр кыскартылачак, дип раслады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз