Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәрби хезмәткә үзе теләп китүчене һәм контрактчыны хәрби зиратта җирләргә рөхсәт ителде
Махсус хәрби операциядә (СВО) хәрби хезмәткә үз теләге белән алынып катнашучыларны һәм контрактчыларны хәрби зиратларда җирләргә рөхсәт итә торган законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Шундый документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Сүз хәрби хезмәткә үз теләге белән алынучылар тупланган формированиеләрдә хезмәт итүче яки Россия Кораллы көчләренә бурычларны үтәүдә ярдәм итә торган оешмалар белән контракт төзегән гражданнар турында бара.
Закон махсус операциягә узган елның 24 февраленнән башлап доброволец буларак кушылган һәркемгә кагыла.
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасы законны 24 майда хуплады. Документ шулай ук Бөек Ватан сугышының хәрби каберлекләренә һәм һәйкәлләренә тиешле язулар һәм билгеләр куелырга тиеш булуны билгели. Бу бурычны федераль башкарма хакимият органнарына, Россия субъектларының дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына йөкләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз