news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәткә контракт төзегән ир-ат: Дәүләт гаиләмә ярдәм итәр, дип ышанам

Контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китүче Антон Сапожников дәүләт тарафыннан гаиләсенә ярдәм булыр, дип ышана. Ул - өч бала әтисе.

«Мин дусларым янына барам, алар баштан ук үз теләкләре белән киттеләр. Алар мине көтә. Мөмкинлек килеп чыгу белән контракт төзергә булдым, телевизордан реклама күрдем дә, шул ук көнне бардым, контракт төзедем. Минем өч улым бар. Балаларга 14, 11, 1 яшь. Дәүләт гаиләмә ярдәм итәр, дип ышанам», - дип сөйләде ул «ВСЕ СВОИ» телемарафонында.

Ул үзендә курку булмавын, гаиләсе өчен генә борчылуын әйтте.

«Беренче көнне үк, шалтыратып, гаиләм турында белештеләр. Барлык ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Мин кая барганымны аңлыйм. Барысы да яхшы булыр, дип өметләнәм. Киләчәк бүгенге гамәлләрдән тора. Анда барысы да безнекеләр, алар безне көтә», - диде Антон Сапожников.

Исегезгә төшереп узабыз: Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акциясе башланды.

Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгыраячак.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100