Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәрби хезмәткә чикләү белән яраклылар мобилизация вакытында контракт төзи алачак
Хәрби хезмәткә чикләү белән яраклы (ограниченно годный) дип танылган Россия кешеләренә мобилизация, хәрби хәл һәм сугыш вакытында контракт белән хезмәт итүгә рөхсәт бирергә телиләр. Алар Россия Кораллы көчләре (ВС РФ) белән контракт төзи алачак, шундый положение Дәүләт Думасына кертелгән закон проектында бар. Ул Думаның электрон базасында урнаштырылган.
Документны Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов һәм аның беренче урынбасары Андрей Красов эшләде. Төзәтмәләрне «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы законга кертергә тәкъдим ителә.
Закон проекты нигезендә, хәрби хезмәткә чикләүләр белән яраклы дип танылган гражданнар, РФ Саклану министрлыгы исемлегендә билгеләнгән авырулары булмаса, контракт белән хезмәт итә ала. Россиядә «контракт төзелә алмаган гражданнар арасында контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләр саны шактый күп», диелә аңлатма язуында.
Сүз, аерым алганда, хөкем ителгәннәр турында бара. Хәзер әлеге категория гражданнарны мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру мөмкинлеге каралган (җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләр кылган, терроризм, дәүләткә хыянәт, шпионаж һәм башка авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәрдән тыш). Яңа документта шундый ук алым кулланырга тәкъдим ителә.
Авторлар шулай ук хөкем ителгәннәргә һәм контракт белән хәрби хезмәткә керергә теләүчеләргә мобилизация чорына, хәрби хәл һәм сугыш вакытына охшаш алым кулланырга тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз