news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның сәламәтлегенә карата таләпләрне үзгәртергә тәкъдим итәләр

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның сәламәтлегенә карата таләпләрне үзгәртергә тәкъдим итәләр
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Россия Саклану министрлыгында, махсус хәрби операциядә туплаган тәҗрибәне дә исәпкә алып, хәрби хезмәткә чакырылучыларның (призывникларның) сәламәтлегенә карата таләпләрне үзгәртергә тәкъдим иттеләр. Норматив актны әзерләү турында мәгълүмат федераль порталда урнаштырылган.

Шул ук вакытта, биредә кайсы авыруларның күздә тотылуы төгәл әйтелмәгән. Проектның тулы тексты да әле басылып чыкмаган, ул 2024 елның декабрендә үз көченә керер дип фаразлана.

Саклану ведомствосы хәрби хезмәт вазифасын үтәү сәләтенә сизелерлек йогынты ясамый торган авырулары булган гражданнарга, «махсус хәрби операциядә туплаган тәҗрибәне дә исәпкә алып», медицина тикшерүе үткәрүне оештыру тәртипләрен үзгәртергә тәкъдим итә.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге яңалык хәрби исәпкә куйганда, хәрби хезмәткә чакырганда, Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә, шулай ук мобилизация һәм хәрби җыеннар вакытында кулланылачак.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100