news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга реестрга повестка урнаштырылгач та Россиядән китү тыела

Хәрби хезмәткә чакырылган һәм повестка алган гражданнарга аны реестрга урнаштырган көннән Россиядән китү тыела. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Төзәтмә «Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында» законга кертелә. Документта шулай ук гражданга, шул исәптән аның эш яисә уку урынына повестка җибәрелгән көннән, илдән чыгуны вакытлыча тыю чарасы кулланылуы хакында әйтелгән.

Апрельдә хәрби бурычлыларның бердәм реестры турындагы законга төзәтмәләр кабул ителде, ул хезмәткә чакырудан качучыларга карата чикләү чараларын күздә тота. Аларга, шул исәптән, электрон базага повестканы кертү турында хәбәр алганнан соң биш көн узгач Россиядән чыгуны тыю да керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot