news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга көзен кәгазь һәм электрон повесткалар киләчәк

Көзге чакырылыш вакытында кәгазь повесткалар да, электрон чакыру кәгазьләре дә килергә мөмкин, әлегә хәрби исәп реестры сынау режимында эшли, дип сөйләде РИА Новостига Дәүләт Думасының Саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов.

«Әйе, бу документларны тапшыру механизмын җайлап бетерергә кирәк, нормаль әзерлек процессы бара», - диде ул.

Кичә депутат РИА Новостига хәбәр иткәнчә, реестр 2025 елның 1 гыйнварыннан тулысынча эшли башларга тиеш.

2023 елның апрелендә президент Владимир Путин хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыру турында закон имзалады. Әлеге документ электрон повесткалар һәм хәрби хезмәткә барудан качучылар өчен чикләүләр кертте. Хәрби хезмәткә чакыру турында повесткалар хәрби исәп электрон реестрында — россиялеләрнең ресурстагы шәхси кабинетларында урнаштырылачак. Хәрби бурычлылар үзләре турында мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп төзәтә алачак.

Көзге чакыру кампаниясе гадәттәгечә 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100