news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәячәген искәрттеләр

Хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәячәген искәрттеләр
Фото: © «Татар-информ»

Язгы чакырылыш вакытында армиягә чакырылучылар Россия Кораллы көчләренең яңа төбәкләрдәге бүлекчәләр дислокациясе пунктларына яки махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен җибәрелмәячәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Денькин хәбәр итте.

Россия Кораллы көчләре Генераль штабында хәрби хезмәткә алынучыларны махсус хәрби операция зонасына җибәрмәүләре турында белдерделәр. Чакырылыш буенча хезмәт итү срогы үзгәрешсез кала. Элеккеге кебек үк, ул бер ел тәшкил итә. Армия сафларына яңа килүчеләр махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100