news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру 2023 елда 27 яше тулган гражданнарга кагылмаячак

Россия саклану министры урынбасары Николай Панков армиягә чакыру яшен арттырганнан соң хәрби хезмәткә чакыру тәртибен аңлатты. Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм 2023 елда 27 яше тулган гражданнар запаска җибәреләчәк. 2024 елда хәрби хезмәткә чакыру аларга кагылмаячак, дип искәртте ул. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Тагын бер тапкыр искәртәсем килә – быелның 31 декабренә кадәр запаска җибәрелүчеләрнең берсе дә хәрби хезмәткә чакырылмаячак», - диде ул.

Элегрәк Дәүләт Думасы хәрби хезмәткә чакыру яшенең 18 яшьтән 30 яшькә кадәр киңәйтелүен раслады. Шул ук вакытта, закон проектының баштагы версиясе хәрби хезмәткә чакыру яшенең түбән чиген хәзерге 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арттыруны күздә тоткан иде.

Бүген закон проектын Федерация Советы да хуплады. Парламентның югары палатасы спикеры Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткә чакыру яшенең чик яшен арттырганнан соң армиягә баруны кичектерүгә бәйле вазгыять үзгәрмәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100