news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәткә чакыру яше арттырылса да, армиягә баруны кичектерүгә бәйле хәл үзгәрмәячәк

Хәрби хезмәткә чакыру яше 30 яшькә кадәр арттырылу аркасында армиягә баруны кичектерүгә бәйле вазгыять үзгәрмәячәк. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Берни дә үзгәрмәячәк, хәрби хезмәткә элеккеге кебек үк 18 яшьтән чакырачаклар. Ташламалар, армиягә баруны кичектерүгә бәйле вазгыять тә үзгәрешсез кала», - дип искәртте парламентның югары палатасы спикеры сенаторлар хәрби хезмәткә чакырыш яшенең яңа чикләре турындагы законны хуплаганнан соң.

Моннан тыш, Матвиенко закон тирәсендәге актив фикер алышуларга аптыравын белдерде. Парламент, җәмгыять һәм гаммәви мәгълүмат чараларында закон инициативалары хакында фикер алышу нормаль хәл булса да, «караңгы бүлмәдә кара мәче эзләргә» кирәкми, диде ул. Сәясәтче Федерация Советы әгъзаларына закон проектын гамәлгә ашыру механизмнарын аңлатырга тәкъдим итте.

Элегрәк Дәүләт Думасы хәрби хезмәткә чакыру яшенең 18 яшьтән 30 яшькә кадәр киңәйтелүен раслады. Шул ук вакытта, закон проектының баштагы версиясе хәрби хезмәткә чакыру яшенең түбән чиген хәзерге 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арттыруны күздә тоткан иде.

Әмма Дәүләт Думасында хәрби хезмәткә чакыру яшенең түбән чиге үзгәрешсез калуы турында төзәтмәне хуплаганнан соң, Федерация Советының Саклану комитеты башлыгы Виктор Бондарев беренче план нигезендә аны арттыруны яклап чыгыш ясады. Аны ул чагында Федерация Советының Конституцион закон чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты җитәкчесе Андрей Клишас та хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100