news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хатыны Евгения Коцарь: Безгә ярдәм иткәне өчен дәүләтебезгә бик зур рәхмәт

«Җиңү өчен! Казан» гуманитар ярдәм хәрәкәтен оештыручы Евгения Коцарь «Все свои» телемарафонында үз тарихын сөйләде.

«Иремнең китүен ишеткәч, башта шок булды. Ирем киткәндә, мин беренче сабыебыз белән авырлы идем. Бу хәбәр бик авыр кабул ителде, әлбәттә. Шулай да мин аңа һәрвакыт теләктәшлек белдереп, ярдәм итеп килдем», – дип башлады ул сүзен.

Евгения Коцарь «Герой хатынары» федераль проект катнашучысы да.

«Без, хәрбиләр хатыннары, алар артына басып, аларга һәрвакыт ярдәм итүебезне күрсәтергә тырышабыз. Барысы да яхшы булачагына ышанабыз. Бу тулаем гаилә өстенә килгән авырлык. Хатларыбыз исә мәхәббәт символы. Без бөтен хисләребезне алар аркылы җиткерәбез. Проект бик кирәк һәм мөһим. Ул безгә көч тә бирә», – ди хәрби хатыны.

Евгения Коцарь ярдәм оештыруны ире беренче тапкыр ялга кайткач, башлап җибәрә.

«Анда әйберләр югалды, янды, безгә бөтенесен кабат алырга, табарга туры килде. Башта ирем өчен төрле чатларга язып ярдәм сорадым. Аннары мин Наталья Әхтәмова исемле хатын белән таныштым. Хәзер ул ятьмә үрү һәм тегү цехы җитәкчесе. Ул үз иленең патриоты. Наталья үзенең бик күп вакытын фронтка ярдәм итүгә багышлый», – дип сөйләде Евгения.

Халык гуманитар ярдәме хәрәкәте 2022 елның 28 сентябреннән эшли башлады. Алар бер ел дәвамында махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итәләр. Гуманитар ярдәм җыялар, костюмнар тегәләр, ятьмәләр үрәләр, хатлар җыялар.

«Ирләре алгы сызыкта булган гаиләләргә дәүләт ярдәм итә. Бер тапкыр бирелә торган түләү – 20 мең сум бирделәр. Балабыз балалар бакчасына түләүсез йөри, ясле төркеменә. Дәүләт учреждениеләрендә безне чиратсыз кабул итәләр. Мәктәптә балаларга ашау – түлүсез. Дәүләтебезгә безгә ярдәм иткәне өчен рәхмәт. Аларның гаиләләре ярдәмсез калмауларын белү алгы сызыкта булган ирләребез өчен дә бик мөһим», – диде ул.

На правах рекламы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100