news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар хөрмәтенә Балтачта обелиск куярга җыеналар

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан егетләр һәм актив волонтерлар белән очрашты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Ватан сакчылары» һәйкәлендә узган очрашуда район башлыгы Рамил Нотфуллин хәрби операциядә катнашучы Рәмис Гыйльметдиновны «Батырлык өчен!» медале белән бүләкләде.

Рамил Нотфуллин җиңү өчен зур көч куйган волонтерларыбызга рәхмәтен җиткерде.

Очрашу вакытында киләчәктә «Ватан сакчылары» һәйкәлендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар хөрмәтенә куелачак обелискның эскизы да расланды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot