Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадыштан махсус операция зонасына ВАЗ-2131 машинасы җибәргәннәр
Хәрби үтенече буенча Татарстанның Мамадыш районыннан махсус операция зонасына ВАЗ-2131 машинасы («Нива») җибәрелгән. Бу — армия ихтыяҗлары өчен район җибәргән җиденче техника. Машина 8 октябрьдә юлга чыккан. Бу хакта «Татар-информ» га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәте сөйләде.
Машинаны Рафа шартлы исемле хәрби сораган. 25 сентябрьдә ул ялга кайта һәм район җитәкчелеге белән очраша. Аның сүзләренә караганда, ул мондый аңлау һәм уңай җавапны болай тиз бирүләрен көтмәгән. Хәрби хезмәткәр матди яктан район ярдәменнән бик канәгать, солдат җыелмасы, җылы камуфляж костюмы өчен шат була. Боларның барысын хәрбиләргә район башлыгы Анатолий Иванов үзе тапшыра.
«Анатолий Петрович машинаның ни өчен кирәклеге турында сөйләвемне игътибар белән тыңлады. Мин искесенең снаряд белән юк ителгәнен аңлаттым, һәм башлык машина сатып алу өчен акча табарга кушты», — дип сөйли Рафа.
Мамадыш районы хәрби хезмәткәре махсус медицина бригадасында хезмәт итә. Машина сугыш кырында һәлак булганнарны һәм яраланганнарны эвакуацияләү өчен кирәк.
Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән узган елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия Хөкүмәтендә күп тапкыр белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка — Донбассны азат итү һәм Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар тудыруга ирешкәнче дәвам итәчәк.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз