news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрби: Угледарда калган тыныч халык арасында балалар да бар

3 октябрьдә азат ителгән Угледарда Россия хәрбиләре тыныч халык арасында балаларга юлыккан. «Көнчыгыш» гаскәри берләшмәсенең штурм батальоны командиры урынбасары, Шаман кушаматлы хәрби шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Хәрби сүзләренчә, хәзер Угледарның бөтен торак секторында диярлек тыныч халыкны очратырга мөмкин.

«Аларның күпчелеге – рус телендә сөйләшүчеләр, шулай ук аннан эвакуацияләнә алмаган яшьләр дә, балалар да очрый», - дип белдерде Шаман ТАСС агентлыгына.

Әлегә РФ Кораллы көчләре гаиләләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләү өчен уңайлы вакытны көтә.

Угледарны Украина Кораллы көчләреннән азат иткәннән соң Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин шәһәрдә 115кә якын кеше калуын әйткән иде. Хәрбиләр тарафыннан аларга кирәкле бөтен ярдәм күрсәтелә.

Подвалларда (алар шәһәрне штурмлаган вакытта бердәнбер тыныч урын булды) яшеренгән кешеләргә хәрбиләр азык-төлек һәм су китерә. Әлегә аларны эвакуацияләү мөмкинлеге юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot