news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби операциядәгеләрнең хатыннарына югары белем алуга ташлама булырга мөмкин

35 яшькәчә булган һәм махсус хәрби операциядә катнашучы белән рәсми никахта булган Россия кешеләренә бакалавриат һәм белгечлек буенча бушлай белем бирергә тәкъдим итәләр. Мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальковка мөрәҗәгать итте. RT телеканалы шул турыда хәбәр итә.

Сухарев искәрткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары югары уку йортларында бюджет бүлегендә белем алу мөмкинлегенә ия, ә ир яки хатын өчен ташламалы шартлар каралмаган. Шул ук вакытта хәзер алар балаларга һәм көнкүреш мәсьәләлренә күбрәк вакыт багышларга, еш кына үз планнарын, шул исәптән уку белән бәйле планнарын үзгәртергә яки кичектерергә мәҗбүр.

«Бу уңайдан сездән 35 яшькә кадәрге, махсус хәрби операциядә катнашкан затлар белән рәсми никахта торучы затлар өчен бюджет хисабына бакалавриат һәм белгечлек программалары буенча укытуга квоталар булдыру өлешендә гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертүнең максатка ярашлылыгы турындагы мәсьәләне карауны сорыйм», – дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100