news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби операциядәгеләргә мобиль элемтә өчен аена 1 мең сум бирергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасының мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустинга Украинада махсус операциядә катнашучыларга элемтә өчен түләүгә айга бер мең сум бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьнең күчермә нөсхәсе РИА Новости карамагында бар. Агентлык шул турыда хәбәр итә.

Узган ел Дәүләт Думасы махсус операциядә катнашучыларга гади хатларны, шулай ук шәхси әйберләрен өйләренә бушлай җибәрү хокукы бирү турында закон кабул иткән иде.

«Шуны аңларга кирәк, хәрбиләр гаиләләре һәм якыннары белән почта аша гына түгел, ә мобиль элемтә чаралары ярдәмендә дә аралаша. Шуңа бәйле рәвештә, федераль бюджет акчаларыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга элемтә хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү өчен аена 1000 сум күләмендә акча бүлеп бирергә мөмкин», –  диелә мөрәҗәгатьтә.

Лантратова хөкүмәттән тәкъдимне гамәлгә ашыру мөмкинлеген карауны һәм әлеге мәсьәлә буенча Министрлар Кабинеты позициясен тәкъдим итүне сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100