news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби операциядә туендыручысын югалткан инвалид балаларга икеләтә пенсия түләнәчәк

Дәүләт Думасы пленар утырышта беренче укылышта махсус хәрби операциядә катнашкан әтисен я әнисен югалткан инвалид һәм бала чактан инвалид балаларга икеләтә пенсия түләнәчәк дигән закон проектын кабул итте. Алар туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча социаль пенсия яки иминият пенсиясен алачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дәүләт Думасына тиешле закон проектын Федерация советы беренче вице-спикеры, «Бердәм Россия» генераль советы секретаре Андрей Турчак җитәкчелегендәге махсус хәрби операция мәсьәләләре эшче төркеме кертте.

Турчак билгеләп үткәнчә, эшче төркем февральдә Президентка мондый ярдәм чарасы кирәклеге турында хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, бүген закон буенча гражданин бер генә пенсия ала ала, хәтта аның берничә төрен алырлык нигезе булса да.

Берьюлы берничә пенсиягә хокуклы булган кайбер ташламалы кешеләр генә бар – алар Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокадалы Ленинград халкы, космонавтлар, һәлак булган хәрбиләрнең әти - әниләре һәм тол хатыннары. Безнең закон проекты бу исемлекне әтисе я әнисе хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган очракта инвалид балалар һәм балачактан инвалидлар белән тулыландырачак. Алар берьюлы ике пенсия ала алачак - инвалидлык буенча да, туендыручысын югалту буенча да», - дип сөйләде Турчак.

Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин («Бердәм Россия») Конституциянең 7 нче маддәсе нигезендә хәзер геройларның гаиләләренә ярдәм итү һәм аларның лаеклы тормыш хокукын тәэмин итү мөһим дип билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100