news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына өстәмә отпуск турында проект әзерләделәр

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына ел саен бер атна өстәмә түләүле ял бирергә тәкъдим итәләр. Әлеге мәсьәлә буенча закон проекты Россия хөкүмәтенә бәяләмәгә бирелгән. Бу хакта «Справедливая Россия - За правду» партиясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Российская газета».

Партия һәм фракция лидеры Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткә чакырылган ата-аналарның берсенең (кагыйдә буларак, әтисенең) булмавы балаларны тәрбияләүдә зур кыенлыклар тудыра. 

«Алар әти белән генә түгел, көнкүреш проблемаларын хәл итү буенча өстәмә бурычларны үз өстенә алган әнисе белән дә тулы кыйммәтле аралашу мөмкинлегеннән мәхрүм кала», - диде парламентарий.

«Справедливая Россия - За правду» фракциясе махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш иптәшенә ел саен җиде көн түләүле өстәмә отпуск бирергә тәкъдим итә. «Бу гражданнарга ярдәм итүнең мөһим социаль чарасы», - диде партия лидеры.

Закон проектында предприятиеләрдә өстәмә отпуск бирү тәртибе һәм шартлары коллектив килешүе белән билгеләнергә тиеш диелә. Федераль, төбәк һәм муниципаль дәүләт учреждениеләрдә РФ хөкүмәтенең, төбәк яки муниципаль дәрәҗәдәге норматив хокукый актлары белән билгеләнә.

«Өстәмә отпуск алу анага балаларны тәрбияләүгә күбрәк вакыт бирү мөмкинлеге тудыра һәм көнкүреш кыенлыкларын җиңеп чыгу өчен вакыт җитмәү проблемасын хәл итәчәк», - дип йомгаклады Сергей Миронов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100