news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен туристик кешбэк программасы әзерләнә

Россия Финанс министрлыгына акча резервлау турында үтенеч юллаганнар, ул әтиләре Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы балаларга туристик кешбэк булдыруга юнәлдереләчәк, дип белдерде Дәүләт Думасының туризм һәм туристик инфраструктураны үстерү комитеты рәисе Сангаджи Тарбаев. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә проектны әзерләү юнәлешендә эш бара. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бу махсус операция зонасындагы хәрбиләрнең балалары өчен туристик кешбэк булачак. Моңа колак салырлар дип уйлыйм», - диде Тарбаев.

Искәртеп узабыз, Россиядә 2021 елдан балалар өчен туристик кешбэк программасы гамәлгә ашырыла, аның шартлары буенча лагерьларга түләнгән юллама бәясенең яртысын (20 мең сумнан да артык түгел) кире кайтарырга мөмкин. 2023 елда әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен бюджетта акча каралмаган.

Россия 24 февральдән Украинада махсус хәрби операция үткәрә, аны Президент Владимир Путин игълан итте. 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр илдә өлешчә мобилизация үткәрелде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot