news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрби операциядә катнашучыларга социаль ипотеканы рефинанслау мөмкинлеге биреләчәк

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре социаль ипотека шартлары буенча яңа программа буенча тораклы була ала. Әгәр еллык җиде процент ставкадан түбәнрәк процентлы ипотека кредиты таба икән, ул очракта, рефинанслау мөмкинлеге биреләчәк.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры урынбасары Булат Гыйлманов әйтте. «Махсус хәрби операциядә катнашучы түбәнрәк процентлы кредит тапса, без андый мөмкинлек бирәбез, ул теләсә нинди банк аша социаль ипотека программасын рефинанслый ала», – диде ул.

Матбугат очрашуында журналистларның берсеннән илдә хәрби операциядә катнашучылар өчен еллык ике процентлы ипотека кертү турында сүз чыкканы искәртелде. «Ике процентлы программа документларын әлегә күргәнем юк. Россия Федерациясендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен еллык ике процент ставкалы программа гамәлгә кертелсә, без үз ипотекабызны каплатып, ике процентка күчерәбез, рефинанслау булачак. Без андый хезмәттәшлеккә әзер», – дип ачыклык кертте Булат Гыйлманов.

Яңа программада өлешчә мобилизация буенча яки Татарстан территориясендә контракт төзеп, хәрби операциягә киткән ир-атларның гаиләләре һәм гаилә башлыгы һәлак булган гаиләләр дә катнаша ала. Булат Гыйлманов моның гаилә белән бергә, уйлап кабул ителгән карар булырга тиешлеген ассызыклады.

Программа шартлары буенча, гаиләдә туган һәр бала өчен бирелә торган 200 мең сум ипотека бурычын каплауга китә. Шулай ук, балага өч яшь тулгач, федераль ана капиталын да соципотека бурычын каплауга кулланырга була. Булат Гыйлманов программа бары тик торакка мохтаҗлыгы булган һәм республикада теркәлгән гаиләләргә генә исәпләнгән булуын әйтте. Әгәр кеше, программа буенча чиратка басу өчен, үзенең зур фатирын сата һәм Татарстанда теркәлә икән, бу торак шартларын алдан ниятләп начарайтуга керә, дип кисәттеләр. Ул очракта чиратка өч елдан гына басып булачак.

Программа шартлары турында тулырак «Татар-информ» язмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot