Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәрби операциядә катнашучылар өчен соципотека: кемнәр катнаша, нинди шартлары бар һ.б.
Татарстанда Дәүләт торак фондының яңа программасы – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен социаль ипотека гамәлгә кертелә. Ул кемнәр өчен каралган, нинди нечкәлекләре бар – бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында аңлаттылар.
Әйтергә кирәк, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа программа турында август азагында Дәүләт торак фондының 30 еллыгын һәм «Салават күпере» микрорайонының ун еллыгын бәйрәм иткәндә әйткән иде.
«Бу төптән уйланган карар булырга тиеш»
ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйлманов сүзләренчә, программада махсус хәрби операциягә Татарстаннан өлешчә мобилизация буенча яки контракт имзалап китүчеләр, хезмәтен тәмамлап кайтканнар, шулай ук, гаилә башлыгын хәрби операциядә югалткан гаиләләр катнаша ала. Тик якыннары хәбәрсез югалган, әмма үлеме расланмаган гаиләләр бу программа буенча чиратка куелмый. Үлем турында таныклык булуы шарт.
«Бу төптән уйланган карар булырга тиеш, шуңа күрә хәрби хезмәттән отпускка өенә кайткач, программада катнашу турында гаиләсе белән бергәләп карарга килергә тиешләр. Хатыны ире исеменнән ышаныч кәгазе белән генә килә алмый, хатыны гына мөстәкыйль кабул иткән карар булырга тиеш түгел», – диде Булат Гыйлманов.

Ул социаль ипотека еллык 7 процент ставкалы булуын, 28,5 елга кадәр бүлеп түләү мөмкинлеге булуын искәртте. Социаль ипотека программасы кебек үк, бу очракта да торакка мохтаҗлык булырга тиеш. Торак мәйданы бер гаилә әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк булуы шарт. Шулай ук, гаиләнең кереме бер гаилә әгъзасына яшәү минимумыннан да түбәнрәк булмавы мөһим. «Программада катнашучылар фатир бәясенең 10 проценты күләмендә беренчел взнос кертергә тиеш», – диде Булат Гыйлманов.
Программада башка төбәктән контракт буенча киткән кеше катнаша алмый. Катнашучының Татарстан Республикасында теркәлгән булуы шарт, һәм торак теркәлгән урын буенча гына бирелә. Әйтик, хәрби операциядә катнашучы Азнакайда теркәлгән икән, аңа фатир шуннан биреләчәк.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Әгәр Дәүләт торак фонды программасы буенча башка түләүләре бар икән, андыйлар программада катнаша алмый. Ике ипотеканы параллель рәвештә гаилә күтәрә алмый», – дип искәртте Булат Гыйлманов.
Торак бары тик Дәүләт торак фонды төзегән күп катлы йортлардан гына бирелә. Казанда мондый фатирлар – «Салават күпере» микрорайонында. Бу программа шәхси торак йорт төзелешенә кагылмый.
Документлар октябрьдән кабул ителә башлый
Хәзерге вакытта программа старты алдыннан әзерлек бара. Яңа программа буенча документларны якынча 1 октябрьдән кабул итә башларлар дип фаразлана.
«Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов – Т.И.иск.) карар кабул итте, ә компьютер аның артыннан өлгерми. Әле продукт цифрлаштырылмаган, шуңа документлар октябрьдән дә иртәрәк кабул ителә алмый. Хәзер документларны тыныч кына өйрәнеп, җыярга вакыт бар. Аннары октябрьдә күп функцияле үзәктә яки Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша гариза тапшырып булачак», – диде Дәүләт торак фондының башкаручы директор урынбасары.
Булат Гыйлманов, гражданнардан шушы программа буенча документлар кабул итү өчен, һәр муниципаль район үз норматив документларын кабул итәргә тиешлеген билгеләп узды.
«Еллык ике процент ставкалы программа гамәлгә кертелсә, без үз ипотекабызны каплатып, ике процентка күчерәбез»

«Махсус хәрби операциядә катнашучы түбәнрәк процентлы кредит тапса, без андый мөмкинлек бирәбез, ул теләсә нинди банк аша социаль ипотека программасын рефинанслый ала», – диде Булат Гыйлманов.
Матбугат очрашуында журналистларның берсеннән илдә хәрби операциядә катнашучылар өчен еллык ике процентлы ипотека кертү турында сүз чыкканы искәртелде. «Ике процентлы программа документларын әлегә күргәнем юк. Россия Федерациясендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен еллык ике процент ставкалы программа гамәлгә кертелсә, без үз ипотекабызны каплатып, ике процентка күчерәбез, рефинанслау булачак. Без андый хезмәттәшлеккә әзер», – дип ачыклык кертте Булат Гыйлманов.
Нинди документлар кирәк?
Казан шәһәренең Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Сафин әйтүенчә, Министрлар Кабинеты карары чыккач, Казан шәһәре башкарма комитеты да, соципотека буенча чиратка бастыру буенча муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында административ регламентка төзәтмәләр кертү буенча карар проектын әзерли башлаган. Ул октябрь башына кабул ителер, дип көтелә.
Ул программада катнашырга хокуклы гаиләләр теркәлү урыны буенча администрациягә дә мөрәҗәгать итә алуын искәртте.
Гаиләләр бердәм күчемсез милек реестрыннан документ күчермәсен, 2-НДФЛ белешмәсен, хезмәт кенәгәләрен, хәрби комиссариаттан хәрби хезмәткәрнең статусын раслый торган берничә белешмә әзерләргә тиеш булачак. Калган документлар – социаль ипотека рәсмиләштергәндә тапшырыла торганнары.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Торакка чиратка басу өчен документларны хәрби операциядә катнашучы отпускка кайткач та тапшыра ала. «Әйтик, бер айга кайта икән, документларны тапшырып, килешү төзергә җитешә ала. Әгәр инде ике атна икән, башта гариза тапшырып, аннары чираттагы ялына кайткач, килешү төзергә мөмкин», – дип аңлатты Булат Гыйлманов. Хәрби һәлак булса, документларны хатыны, балалары тапшыра ала.
«Ничә кеше җыела, шул кадәр кешегә төзибез»
Булат Гыйлманов әйтүенчә, быел программа буенча Татарстанда 160 мең квадрат метр мәйданда барлыгы 3200 фатирны кулланышка кертү ниятләнә. Бу ташламалы шартларда торак, шул исәптән, яңа программа буенча фатир белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
«Бөтен 45 районда эш алып барабыз. Каядыр – төзелеш, каядыр – проектлау, каядыр җир эшләре бара. Быел төзелмәгән җирләрдә проектлар ясалып, икенче елга төзеләчәк. Программа буенча өч кеше чиратка баса икән, кирәк икән, өч кеше өчен дә төзибез. Безнең 4, 8, 12, 24, 40 фатирлы йортларыбыз бар. Ничә кеше җыела, шул кадәр кешегә төзибез. Күп балалы гаиләләр, ятим калган балалар өчен программалар бар. Аларны бергә бер йортка урнаштырырга исәбебез бар», – диде Булат Гыйлманов.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, хәрби операциядә барлык катнашучылар 45 мең дип исәпләнсә дә, барысы да программа таләпләренә туры килә дигән сүз түгел, чөнки бу очракта, торакка мохтаҗлык расланган булырга тиеш. «Без һәркемне торак белән тәэмин итәргә әзер, торак фондының инвестиция программасы кысаларында андый мөмкинлекләребез бар. Быел торак профициты бар, шуңа быелга җитә. Киләсе елга хәрби операциядә катнашучылар артса, ихтыяҗ булса, программага төзәтмәләр кертербез», – диде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов август аенда программа турында әйткәч, Булат Гыйлманов сүзләренчә, Дәүләт торак фондына, яңа программа шартларын аңлатуны сорап, 35ләп язма мөрәҗәгать килгән. Шалтыратучылар да булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз