Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәрби операциядә һәлак булган ФСБ вәкилләренең гаиләләренә түләү турында карар имзаланды
Донецк һәм Луганск республикалары һәм Украинадагы махсус хәрби операция чигендәге территорияләрдә РФ дәүләт чиген саклау бурычын үтәгән вакытта һәлак булган Федераль куркынычсызлык хезмәте органнары хәрби хезмәткәрләренең гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турындагы карар имзаланды. Карарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасын куйды.
Исегезгә төшерәбез, апрель аенда Рөстәм Миңнеханов Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Татарстан хәрби хезмәткәрләренең гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турындагы карарны имзалады. Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә матди ярдәм күләме – 2 миллион сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз