Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәрби операциядә һәлак булган Зорин хөрмәтенә туган авылында мемориаль такта ачылды
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Евгений Зорин хөрмәтенә Чирмешән районының Күтәмә авылында мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр итте.
Митингта, бу чарада чыгыш ясаучыларның барысы да, батыр, кыю ул үстергән өчен Украинадагы махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Евгений Зоринның әтисе Александр Александровичка һәм әнисе Валентина Петровнага рәхмәт белдерде. Чарада хәрбинең хатыны, улы һәм кызы да катнашты.
«Ул башкалар өчен гомерен бирде, аны онытырга мөмкин түгел. Махсус хәрби операциядә башка кайбер райондашлар да үз-үзләрен аямыйча катнаша, кыюлык үрнәге күрсәтә», – диде район башлыгы Рамил Айбатов Күтәмәдә мемориаль тактаны ачканда.
«Бүгенге вакыйга үлгәннәр өчен генә түгел, ә исәннәр өчен мөһим. Патриотик тәрбия системалы булырга тиеш. Кадерле яшьләр, илебезнең киләчәге сезнең кулда», - диде үз чыгышында РФ Саклану министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов.
Күтәмә мәктәбе каршындагы мәйданда үткән митингта сүз алган район хәрби комиссары Сергей Иванов, Күтәмә авыл җирлегенең Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Александр Семайкин да Евгений Зоринны мактады, аның үрнәгендә яшәргә өндәде. Зур чарада укытучылар, укучылар, әти-әниләр, авыл халкы, Чирмешән кадетлары, башка кунаклар да катнашты.
Евгений Александрович Зорин Күтәмәдә туып-үскән, шундагы мәктәптә укыган. Ул 2022 елның 7 июнендә үзе теләп, контракт буенча хәрби хезмәткә китә, шул ук елның 13 июлендә һәлак була. Үлгәннән соң, ул Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз