Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хәрби операциядә һәлак булган Азнакай егете белән хушлаштылар

Бүген Азнакайның Актүбә шәһәр тибындагы бистәдә Луганск һәм Донецк республикаларында барган хәрби операциядә һәлак булган 20 яшьлек кыю солдат Николай Николаевич Петрушинны хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Бу турыда «Азнакай-информ» хәбәр итә.
Николай Петрушин 2001 елның 9 мартында Үзбәкстанның Каган шәһәрендә туа. Чуалышлар башлангач, гаилә Азнакай районы Актүбә бистәсенә кайтып төпләнә. Әнисе Светлана Федоровна һәм үги әтисе Юрий Нурфаисович аны игелекле, үз иленең чын патриоты итеп тәрбияләгән. Тугызынчы сыйныфтан соң Лениногорск политехника техникумында һөнәр үзләштерә. 2020 елда контракт буенча хәрби хезмәткә китә.
«Коляның чәче генә түгел, күңеле дә кояш кебек якты иде. Бер дә боегып йөргәнен хәтерләмим, һәрчак йөзе көләч булды. Өлкән сыйныфларга күчкәч тә тәнәфестә яныма йөгереп керер, хәлемне белеп чыгар иде. Имтиханнарны уңышлы тапшыргач ничек сөенгәнен күрсәгез! Аны югалтканга ышанасы килми», – ди беренче укытучысы Татьяна Салаватова.
Николай Самарада хезмәт иткәндә сөйгән яры – Аннаны очрата. Алар быел 9 августта өйләнешергә дип ЗАГСка гариза да биргән була. Батыр уллары белән хушлашырга бөтен Актүбә халкы җыелды.
«Николай Николаевич Петрушин соңгы сулышына хәтле биргән антына тугры калып, Ватаныбыз иминлеге өчен көрәштә гомерен бирде, тиңсез батырлык үрнәге күрсәтте. Аның якты истәлеге йөрәкләрдә һәм тарихта мәңге калачак», – дип Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин әти-әнисенең, сөйгән яры Аннаның, якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.
ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев Татарстан Президенты һәм республика җитәкчелеге, депутатлар, районның хәрби комиссары Рәдиф Камалиев РФ Саклану министрлыгы исеменнән якыннарының кайгысын уртаклашты.
Николай Петрушин һәлак булганнан соң «Батырлык ордены»на тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз