Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәрби операция офицеры хатыны Оксана Бородина: Ирләребезнең ярдәм армиясе булырга телибез
Татарстанда көчле хатын-кызлар хәрәкәтләре бик күп. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атлар өчен чып-чын «тыныч тыл» га әйләнде. Аларның эше турында ТНВ телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафонында офицер хатыны, Татарстан буенча офицер хатыннары һәм аларның гаиләләре берлеге җитәкчесе Оксана Бородина сөйләде.
Башта хатын-кызлар бик борчылалар иде, дип искә алган ул. Аннары үзләрен кулга алып, хәрби операциядәге ирләргә булыша башладылар, дигән. Оксана күбрәк вакытын гуманитар бурычларга багышлар өчен пенсиягә чыккан.
«Мин офицер хатыны булуым белән горурланам. Вакыт безне сайлады. Элекке һәм хәзерге тормышыбыз – икесе ике нәрсә, бүлүче сызык күренеп тора. Без ирләребезгә бик кирәкле ярдәм армиясе, тыныч тыл булырга телибез», – дип билгеләп уза Оксана Бородина.
Студия кунагы хәрбиләр өчен гаиләләренә ярдәм никадәр мөһим булуын сөйли. «Бүген без – әниләр, хатыннар –кулга-кул тотышып, сугышчыларга бик әһәмиятле тыл булуыбыз белән горурланабыз. Бу күп кенә көчле хатыннар үтәгән гуманитар миссиядән дә күренә», – ди.
Оксана Бородина – күп балалы ана, өч кыз тәрбияли, «Татарстан Геройлары Хатыны, балалары һәм әниләре» проекты җитәкчесе.
«Безне уртак проектлар берләштерде. Кемдер маскировка челтәрләре үрә, кемдер шунда гуманитар конвой илтә. Һәр хәрби артында чыннан да нечкә күңелле, назлы хатын-кыз тора», – диде Оксана.
- Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз