news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби комиссариат: Хәрби хезмәткә чакырылучы сроклы хезмәтне контрактка алыштыра ала

Һәр граждан сроклы хезмәтне контракт хезмәтенә алмаштыра ала. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.

«Сроклы хезмәтне контракт хезмәтенә алыштырганда без тәкъдим итә алырлык берничә юнәлеш бар. Алар турында без Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йортында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында шәхси кабул итүдә сөйли алабыз», – диде ул.

Сроклы хезмәткә эләккән һәр ир-ат контракт төзергә теләге барлыгын хәрби комиссариатта әйтә ала. Анда аны медицина комиссиясен үтү өчен чакырачаклар. Анда аңа туры килә торган часть тәкъдим итәләр. Ул махсус хәрби операция зонасына эләкмәскә дә мөмкин.Барысы да вакантлы урыннар санына, хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлек торышына һәм аның һөнәри яраклылыгына бәйле булачак.

«Мәсәлән, РФ Саклану министрлыгы Баш идарәсенең 12нче часте бар - ул часть махсус хәрби операциядә катнашмый. Ләкин анда шулай ук лаеклы акча түләнә һәм контракт буенча анда хезмәт итәргә мөмкин. Мондый частьләр төрле төбәкләрдә бар, һәр кандидатны аерым карарга кирәк. Шулай ук контрактка кул куйган һәр срочник Саклану министрлыгыннан 195 мең сум һәм өстәмә стимуллаштыручы түләүләр алачак», – диде хәрби хезмәткә сайлап алу пункты начальнигы урынбасары Рөстәм Сафиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100