news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби комиссариат: Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә акча 10 көндә күчерелә

Хәрби комиссариат: Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә акча 10 көндә күчерелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә, бер тапкыр түләнә торган акча 10 көн эчендә күчерелә. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сергей Котин сөйләде.

«Саклану министрлыгы тарафыннан түләүләр бердәм исәп-хисап үзәге аша башкарыла, ул Саклану министрлыгының финанс органы. Бер елдан башлап контракт төзегәндә 195 мең сумлык түләүләр хәрби часть командиры боерыгыннан өземтә нигезендә мондый боерык басылганнан соң ун көн эчендә бердәм исәп-хисап үзәге аша башкарыла», - дип аңлатты бүлекчә җитәкчесе.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100