news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби комиссариат районнардан чакырылучылар турында беренче тапкыр онлайн мәгълүмат алды

Татарстанда хәрби комиссариатлар беренче тапкыр хәрби исәпкә алу турындагы мәгълүматны цифрлы рәвештә алды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин хәбәр итте.

Погодин сүзләренчә, быел хәрби исәпкә кую белән бәйле чаралар республикада яңа форматта узды.

«Без беренче тапкыр дәүләт хакимиятенең төрле төбәк һәм муниципаль органнарыннан электрон рәвештә мәгълүмат алдык. Шул ук вакытта, хаталарны булдырмас өчен, мәгълүматны кәгазь чыганакларда кабатлау да үткәрелде», - дип сөйләде агентлыкка Сергей Погодин.

Алынган мәгълүматлар ярдәмендә бердәм электрон база төзелде. Киләчәктә әлеге мәгълүмат хәрби һәм хисап эшендә , шул исәптән, нигезсез рәвештә чакырылган ир-атларны чакыру ихтималын булдырмас өчен кулланылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100