news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби комиссар: Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогын үзгәртү планлаштырылмый

Россиядә чакырылыш буенча хәрби хезмәт итү вакыты элеккечә 12 ай тәшкил итә, дип хәбәр итте Мәскәү өлкәсе хәрби комиссары полковник Алексей Астахов. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Ул әйтүенчә, бу өлкәдә хокукый җайга салу «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы 53нче номерлы федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла. 38 маддәдә армиягә чакырылган россиялеләрнең бер ел дәвамында хезмәт итүләре күрсәтелгән, дип билгеләп үтте Астахов.

Хәрби комиссар Саклану министрлыгының бүгенге көнгә законнарга бу мәсьәлә буенча үзгәрешләр тәкъдим итмәвен дә өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100