news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби: Дәүләт ярдәме зур, шуңа өйдәге хәлләр турында борчылмыйбыз, үз эшебезне башкарабыз

Хәрби: Дәүләт ярдәме зур, шуңа өйдәге хәлләр турында борчылмыйбыз, үз эшебезне башкарабыз
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Махсус хәрби операциядә катнашучы взвод командиры, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән сержант Алексей Гаврилов үзенең хәрби юлы турында сөйләде.

«Ир-атның хәрби юлы чакырылыш буенча хәрби хезмәттән башлана. Аннан соң бераз игътибарны гаилә, эшкә юнәлтеп алдык. Балалар тәрбияләдек. Ватанга чын ир-атлар кирәк булган вакыт килеп җитте. Мин хәрби юлын сайладым. Минемчә, һәр ир-атның өч анасы бар. Ватан – без анда туган, безне тудырган ана һәм безгә балалар тудырган ана. Без аларны сакларга тиеш. Ир-атның һәрвакыт ир-ат булып калырга тиеш булуын балаларга үрнәк итеп күрсәтергә кирәк», – дип сөйләде ул «ВСЕ СВОИ» телемарафонында.

Хәрби «Батырлык өчен» медален алу тарихын сөйләде. «Үзебезнең бүлек белән стратегик мөһим биеклекне штурмладык. 12 сәгать дәвамында каршы тордык. Уңышлы булды, биеклекне без алдык. Безнең өчен офыклар киңәйде. Шуның өчен бүләкләделәр», – диде ул.

Ул гаиләсе белән элемтәдә торуын, аларның бернинди мохтаҗлыгы булмавын әйтте. Хәрбинең ике баласы бар.

«Өйдә барысы да әйбәт булса, безнең дә барысы да яхшы. Хатыным барлык сорауларына җавап таба. Дәүләт ярдәме зур, шуңа без өйдәге хәлләр турында борчылмыйбыз, үз хезмәтебезне башкарабыз. Без илебез мәнфәгатьләрен яклыйбыз, безнең балалар, гаиләләр андагы хәлләрне күрмәсен, тыныч яшәсеннәр дип тырышабыз», – диде ул.

Ул андагы җирле рус телле халык белән сөйләшүләрен искә алды. «Ни өчен?» – дибез. Алар үзләре әйтә: илдә яшәүчеләрнең яртысы Көнбатышка омтылган, икенче яртысы Россия яклы булган. Эчке конфликт барлыкка килгән. Европага омтылучылар икенчеләрне бастыра башлаган. Алар безне «террористлар» диләр, үзләре дөрес функцияләр башкармый. Без җирле халыкка башкача яшәргә ярдәм итәргә телибез», – дип аңлатты ул.

«Контракт һәр ир-атның сайлавы. Россиягә нык тыл кирәк. Контракт буенча хезмәт кирәк. Махсус хәрби операция тәмамлангач та, нык тыл кирәк», – диде ул.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио» да, «Күңел» радиосы, «Авторадио»да, «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Кызыксынучылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR-код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премия, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100