Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә татарча вальс биергә өйрәтәчәкләр
Иртәгә, 6 август көнне, Г.Камал исемендәге театр янындагы амфитеатрда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы остаханәсе үткәрелә. Чара кунаклары профессиональ хореографлар, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары җитәкчелегендә вальс нигезләрен үзләштерә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәресне биючеләр Алия Төхбәтуллина һәм Рафаэль Мостяков, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары Руслан һәм Карина Хәбибуллиннар, Алсу Абашева, Вадим Заһидуллин үткәрә.
Вальс биергә өйрәнү белән бергә, кунаклар «Әйлән-бәйлән»дә, халык уеннарында, бию көрәшендә катнаша ала. Батлда җиңүче турыдан-туры «Бию көрәше» бәйгесенең финалына чыга, дип хәбәр итә Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Кичәне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов, проект кураторы, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова алып бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры солисткасы Нәзирә Хөсәенова, шулай ук халыкара бәйгеләрдә лауреат исемен яулаган Әмирхан Шәрифуллин (кларнет), Айгөл Зәйнуллина (фортепиано) чарада махсус кунак буларак катнаша. Остаханәнең музыкаль бизәлеше өчен халыкара конкурслар лауреаты, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Ильяс Шәрипов һәм саунд-дизайнер, лектор, педагог Айдар Габдрахыймов җаваплы.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» остаханәсе 18:00 сәгатьтә башлана. Шәһәр халкын, башкала кунакларын Һади Такташ урамы, 74 йорт адресы буенча көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының алтынчы сезонын йомгаклау вакыйгасына – «Бию көрәше» бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү эше дәвам итә. Катнашучылар бию ярышында көч сынаша ала. Биюдә үзен сынап карарга теләүчеләрнең 10 августка кадәр теркәлү мөмкинлеге бар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз