news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәрәкәттә - бәрәкәт»тә катнашучылар борынгы музыка уен кораллары белән танышты

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының дәресләре һәр пәнҗешәмбе саен кичке сәгать алтыда Камал театры янәшәсендә узачак.

«Хәрәкәттә - бәрәкәт»тә катнашучылар борынгы музыка уен кораллары белән танышты
Рифат Каюмов

«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектының яңа сезоны ачылышында тамашачылар борынгы музыка уен кораллары белән танышты.

«Без быел, бию хәрәкәтләрен өйрәтүгә өстәп, халыкны борынгы музыка уен кораллары белән дә таныштырырга булдык. Һәр инструментны аерым күрсәтәбез, аның турында сөйлибез, яңгырашын җиткерәбез. Музыка уен коралына ассоциация тудыру өчен, биючеләр башта импровизация тәкъдим итте. Бөтен музыкант һәм биюче сәхнәдә импровизация булдыра алмый, шуңа күрә без бу проектка чын профессионалларны җәлеп итек», - диде Кариев театры директоры урынбасары, «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектын оештыручыларның берсе Лилия Гәрәева.

Лилия Гәрәева

Фото: © Рифат Каюмов 

Музыкантлар Айдар Абдрахимов, Фәнил Вилданов, Ильяс Фәрхуллин кубыз, саз, дәф, думбра, курай кебек халык музыка уен коралларында уйнады, аларның һәрберсе белән таныштырып, көй чыгарып күрсәтте.

Биючеләр Рафаэль Мустяков, Сәйдә Миңнебаева, Алия Мөхәммәтгалиева тамашачыларга бию импровизациясе тәкъдим итте. «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова «Кичке уен»ны алып барды, халыкны биергә өйрәтте. Чара ике сәгать дәвам итте.

«Кичке уен»ның тамашачылары арасында блогер Рәфис Атаказ да бар иде. Ул Камал театрыннан ерак түгел, Каюм Насыйри урамында яшәгәнен әйтте. Узып барышлый халыкның биегәнен карарга тукталган.

Рәфис Атаказ 

Фото: © Рифат Каюмов 

«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты турында социаль челтәрләрдән күреп беләм. Аны килеп карарга кызыксам да, бер дә җае туры килми иде. Димәк, бүген күрергә насыйп булган. Миңа ошый. Камал театры янында татар чаралары ешрак булсын иде. Туристлар да, шәһәр халкы да күрә бит. Әнә, күпме кеше җыелган», - диде Рәфис Атаказ.

Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән Казанга ике көнгә кунакка килгән Фикүзә ханым Иске Татар бистәсен карап йөргәндә, милли музыка тавышын ишетеп, Камал театры янына таба атлаган. «Казан бик ошый. Монда милли атмосфера бар. Татар көйләрен уйныйлар, татарча бииләр. Көне буе йөреп арысам да, моннан китә алмыйча басып торам әле», - диде Фикүзә ханым.

Фикүзә ханым

Фото: © Рифат Каюмов 

Ринат Кәбиров үзен «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектының тугры тамашачысы буларак таныштырды. «2021 елдан бирле бер дәресне де калдырганым юк. Анонсларны «Вконтакте» челтәреннән карап барам», - диде Ринат Кәбиров.

Ринат Кәбиров

Фото: © Рифат Каюмов 

Быелгы җәйдә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының дәресләре һәр пәнҗешәмбе саен кичке сәгать алтыда Камал театры янәшәсендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100