news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хәрәкәттә-бәрәкәт»нең чираттагы остаханәсендә Урал татарлары биюенә өйрәтәчәкләр

«Хәрәкәттә-бәрәкәт»нең чираттагы остаханәсендә Урал татарлары биюенә өйрәтәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

16 июль 18.00 сәгатьтә «Хәрәкәттә-бәрәкәт»нең чираттагы остаханәсендә проектның даими биючеләре Рафаэль Мустяков һәм Алия Төхбәтуллина килгән тамашачыларны Урал татарларының биюенә өйрәтәчәк. Бу хакта проектның Вконтакте төркемендә хәбәр итәләр.

Шулай ук программада традицион «Әйлән-бәйлән», халык уеннары һәм егетләр арасында бию батлы көтелә.

Алып баручылар – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов һәм проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова.

Музыкантлар: Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле артисты Гадел Җәләлиев һәм мультиинструменталист, композитор, лектор Айдар Абдрахимов.

Чакырылган кунак – җырчы Айдар Рәкыйпов.

news_right_1
news_right_2
news_bot