news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының яңа сезоны җырлы-биюле уеннарга багышланачак

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының яңа сезоны җырлы-биюле уеннарга багышланачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Дүртенче тапкыр оештырылучы «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектның яңа сезоны Гай Таһировның «100 татар фольклор биюләре» китабында тәкъдим ителгән җырлы-биюле уеннарга багышланачак. Бу хакта Татарстан җыр һәм бию ансамбле артисты, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кураторы Алсу Мәгъсумҗанова Казан мэриясенең җәйге милли проектларына багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«2023 елда «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты татар этник биюләренә багышланган булса, быел һәр кич Гай Таһировның «100 татар фольклор биюләре» китабында тупланган җырлы-биюле уеннарның берсен алып, аны өйрәнеп, халык белән бергә уйнаячакбыз», – диде ул.

Быел «Хәрәкәттә-бәрәкәт» алдагы елдагы кебек үк һәр пәнҗешәмбе кичке сәгать 18:00да Кабан күле ярында булачак. Беренче очрашу 13 июнь көнне узачак.

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» чын мәгънәсендә халыкчан проектка әйләнде. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелә. Һәр пәнҗешәмбе җәй буена үткәреләчәк. Ләкин без беренче очрашуны быел киләсе атнага күчерергә булдык, чөнки бу атнада көне буе яңгыр күрсәтә, ә безнең беренче дәресебезне яңгырдан башлыйсыбыз килми», – диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Гүзәл Сәгыйтова беренче елларны «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектның биюгә генә түгел, шулай ук брейк-данс, йога, аэробикага да багышлануын, әмма татар биюләре һәм уеннарына багышланган юнәлешләргә халык күбрәк йөрүен әйтте. «Узган елны без «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектын татар биюләренә яки татар уеннарына гына багышларга булдык, чөнки шушы юнәлешкә халык күбрәк җыела һәм яратып йөри», – ди ул.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла. Проект 2021 елда старт алды. 2023 елда Камал театры янында татарларның этник төркемнәре биюләренә багышланган 11 мастер-класс оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100