news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җиңүчеләре билгеле

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җиңүчеләре билгеле
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

29 августта Кабан күле яр буенда көтелгән чара – биш еллык «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының нәтиҗәсе буларак «Бию көрәше» бәйгесенең финалы узды. Конкурс җәй башында ук старт алган иде, финалга 20 катнашучы чыкты. Шарт буенча ярышта профессионал биючеләр катнаша алмый. Бу хакта бәйгене оештыручылар хәбәр итә.

Бәйрәм кичен танылган алып баручылар – Замирә Рәҗәпова белән Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров – финалистларны жюри әгъзаларына тәкъдим итте, һәм сәхнәдә төп бүләк – 300 мең сум өчен көрәш башланды.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Катнашучылар үз осталыкларын күрсәтте, мәртәбәле жюри исә аларны төп бию хәрәкәтләрен белү, тапкырлык, импровизация, мөлаемлык ягыннан бәяләде. Хөкемдарлар арасында Татарстанның халык артистлары Айдар Фәйзрахманов, Чулпан Закирова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының кураторы һәм алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетының артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм «Яз» халык бию ансамбле җитәкчесе Рафаэль Мустяков бар иде.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Берничә турдан соң финалда бары ике катнашучы калды – Төмәннән Лилия Сәйдуллина һәм Балтачтан Илнар Закиров. Җиңүчене билгеләү хокукы тамашачыларга бирелде. Алар икесен дә көчле алкышларга күмде, шулай да Балтач егете өчен тавыш күбрәк иде. Шулай итеп, беренче тапкыр үткәрелүче «Бию көрәше» батыры итеп Илнар Закиров сайланды, аңа 300 мең сумлык сертификатны «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының инициаторы Гүзәл Сәгыйтова тапшырды. Икенче урынга Лилия Сәйдуллина (70 000 сум), өченче урынга Айгиз Төхвәтуллин (50 000 сум), дүртенче урынга Гөлирә Сәмигуллина (30 000 сум) чыкты. Барлык финалистлар да дипломнар һәм проект символикасы төшкән истәлекле бүләкләр белән кайтып китте.

«Проектның финалына шуның кадәр тамашачы җыелуын күрү безнең командабыз һәм шул исәптән Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин өчен зур бәхет. Димәк, без дөрес юлдан барабыз, куелган максатка ирешкәнбез дигән сүз. Хәрәкәттә – бәрәкәт, ә безнең халык, чыннан да, һәрвакыт хәрәкәттә, шуңа күрә без бәрәкәттә яшибез!», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Гүзәл Сәгыйтова.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының 5 еллыгына багышланган чара зур иҗат командасы – шагыйрә һәм прозаик Гөлүсә Батталова, Кариев театры артисты, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Булат Гатауллин, проектның фәнни консультанты Фәнзилә Җәүһәрова, музыкант-мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин белән тормышка ашырылды.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Моннан соң «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты һәр җәй азагында бию көрәше форматындагы чара белән тәмамланачак. Беренче ярыш яңа традицияне кертеп җибәрү өчен уңышлы башлангыч булды.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. 2021 елдан уздырылып килүче остаханәләр шәһәрнең җәйге мәдәни программасының аерылгысыз өлешенә әверелде.
news_right_1
news_right_2
news_bot