news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында татар халык биюенең үзенчәлекләре белән таныштырачаклар

Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе узачак. Бу юлы теләүчеләр традицион татар халык биюенең үзенчәлекләре белән таныша алачак.

Программа «Без» перфомансыннан башланачак. Бию композициясен татар мәдәниятенең күптөрлелеге барлыкка килүгә багышлыйлар: бию, музыка һәм костюм. Фольклор музыка кораллары да тәкъдим ителәчәк: тальян, гармун, курай, кубыз, домбра, даф, сорнай, саз һәм баян, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Импровизацияләнгән сәхнәдә профессиональ биючеләр чыгыш ясаячак, алар арасында педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балеты артисты Айнур Фәизов, «Мирас» балалар бию ансамбле педагог-хореографы Элеонора Умерова һәм башкалар булачак.

Җанлы музыканы трио тәэмин итәчәк: «Риваять» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин һәм мультиинструменталистлар Айдар Габдрәхимов һәм Ильяс Фәрхуллин.

Дәрескә милли костюм элементлары белән килгән катнашучылар арасында проект түштамгалары уйнатылачак.

Мастер-класс 18:00 сәгатьтә Ш.Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал театры парковкасы астында башлана. Керү ирекле.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100