news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында татар бию төрләренең иң матур үрнәкләрен күрсәттеләр

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында татар бию төрләренең иң матур үрнәкләрен күрсәттеләр
Зилә Мөбәрәкшина

Кабан күле яр буенда татар бию төрләренең иң матур үрнәкләрен берләштергән биюле, уенлы кичә булды. Кичә – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау чарасы.

Кичә алты профессионал хореограф – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Данил Исхаков, педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты артисты Алия Мөхәммәтгалиева, «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбленең педагог-хореографы Элеонора Умерова, «ИДЕАЛ» шоу балет җитәкчесе Александр Деветьяров, кичәнең алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова башкаруында үткән перформансларны берләштергән бию композициясеннән башланды.

Кичке чараның икенче өлеше бию үрнәкләрен өйрәнү, кабатлауга һәм биюле уеннарга багышланды. «Барлыгы 11 дәрес үтте. Шуларның 3се – традицион татар биюенә багышланды. Төрле этнографик татар биюләрен берләштереп, халыкка исемнәрен атап, биюләрен күрсәтергә тырыштык. Бу кичәдә без татар этнографик биюләрен, традицион татар бию хәрәкәтләрен искә төшердек. Җырлы-биюле, уенлы программа тәкъдим ителде. Бүген бөтен командабыз җыелды. Һәрбарчасына рәхмәт!» – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә проектның кураторы Лилия Гәрәева.

«Проектның дәвамы булсын иде, безгә атна саен килеп йөргән тамашачыларга бик тә рәхмәтлемен. Проект тәмамланырга өлгермәде, халык килеп: «Тагын кайчан була икән?» – дип сорый башлады. Димәк, проект уңышка иреште. Бу күренешкә бик шатбыз. Милләттәшләребезнең татар биюенә, мәдәниятенә кызыксыну белдерүе, шулай ук, сөендерә. Бию үзенчәлекләрен өлкән, урта, яшь буынга җиткерә алуыбызга сөенәм. Шундый мөмкинлек биргән өчен Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага рәхмәтлебез», – диде Лилия Гәрәева.

Тамашачылар арасында Казан университетында оешкан «Каз канаты» ансамбле биючеләре дә бар иде. «Бу проект турында «Каз канаты» ансамблендә бергә биегән егетләр-кызлар кызыктырып сөйләделәр. Очып килердәй булдык. Үзебезне канаты каерылган каз кебек хис иттек, шуңа күрә «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектында катнашыр өчен 400 чакрым ераклыктан килеп җиттек. Биеп була, бөтен хәрәкәтләрне биедек, искә төшердек. Ул вакытта безне бию осталыгына балет артисты Габдрахман Сәлимов өйрәткән иде, көчле педагог иде», – диде Сарман районы Җәлил бистәсеннән килгән «Каз канаты» бию ансамблендә биегән Хәмит Салихов.

Җәй дәвамында үткәрелгән һәр чарада катнашучылар бию үрнәкләрен дә, төп күнегүләрнең фәнни телдәге терминологиясен дә өйрәнде. Мәсәлән, Себер татарларының «Аяк уен»ы, Урал татарларының «Җыен уен»ы, Әстерхан татарларының «Төйдереп бию»е, мишәр татарларының «Типтереп бию»е, Самара татарларының «Вакка басу»ы турында даими тамашачылар яхшы белә.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең алып баручылары – Алсу Мәгъсүмҗанова һәм алып баручы, мультимузыкант Ильмир Ямалов. Баянда «Риваять» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин, баянда, тальян гармунда Ильяс Фәрхуллин, варган, бәрмә һәм кыллы уен коралларында Айдар Абдрахимов һәм думбырада һәм тальянда Айдар Ниязов уйнады.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләрен Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырды. Проект 2021 елда старт алды һәм узган ел да дәвам итте. Быел җәй дәвамында барлыгы 11 чара узды һәм алар татарларның этник төркемнәренең биюләрен өйрәнүгә багышланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100