news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында Самара татар-мишәрләренең биюләрен өйрәтәчәкләр

Кабан күле буенда 3 августта «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе узачак. Бу юлы Казан халкын һәм кунакларын Самара татар-мишәрләре биюенә өйрәтәчәкләр.

Кичә «Вакка басу» перформансы белән башланачак. Бу Самара өлкәсендә яшәүче татарларның бию үзенчәлекләренең берсе. Тамашаның музыкаль өлешендә татар традицион көйләре белән беррәттән Самара татарларының фольклорыннан – «Ярмәк вагы», «Камышлы вагы» көйләре яңгыраячак.

Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр катнашачак. Башлану вакыты 18:00 сәгатьтә, керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Башкарма комитетның тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан vэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100