news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Себер татарларының бию үзенчәлекләрен өйрәтте

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Себер татарларының бию үзенчәлекләрен өйрәтте
Зилә Мөбәрәкшина

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Себер татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырды. Әлеге чара – Казан мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының өченче дәресе.

Себер татарларының фольклор бию үрнәкләренә багышланган «Аяк-уен» программасы биючеләрнең перформансыннан башланды. Әлеге программа кысаларында тамашачылар арасында интерактив уздырылды, катнашучылар Себер татарларының халык авыз иҗаты, бию көйләре, милли кием үзенчәлекләре һәм бию уеннары белән танышты.

Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста музыкантлар командасы җавап бирә: гитарада һәм бәрмә уен коралларында – Айдар Абдрәхимов, татар-башкорт кураенда һәм тальян-хромкада Ильяс Фәрхуллин уйнады. Алдагы чаралардан аермалы буларак бу кичтә вокалист, мультимузыкант – тальянда, думбрада, ятаганда уйнаучы Айдар Ниязов башкаруында Себер татарларының халык җырлары да яңгырады.

Айдар Ниязов «Татар-информ» хәбәрчесенә Себер татарлары халык җырларының үзенчәлекләре турында сөйләде. «Татар музыка фольлоры - аз өйрәнелгән кызыклы юнәлеш. Дөньядагы көйләр төрле ладларда язылган (миколидия, лидия, дария, пентатоника һ.б.) Әйтик, Себер татарларының «Ак куяннар» дигән халык җыры миксолидия ладында башкарылды. Куплетның икенче өлеше минор ладына күчте. Җырда тулы бер сюжет бар дип әйтеп була», - диде ул.

Айдар Ниязов әйтүенчә, фольклор материаллары яңгыраганда композициянең үлчәме шартлы рәвештә генә билгеләнә. «Себер татарлары фольклорында үлчәм даими түгел. Бик нык тырышсаң да, төгәлләштереп бетереп булмый, ул үзгәреп тора. Мәсәлән, мин башкарган җырда бер куплетта гына үлчәм 6/4 була, аннары 4/4, соңрак 2/4кә үзгәрә», - диде музыкант.

«Себер татарларының халык җырларын ятаган, нугай-курай (телне дөрес формада куеп өреп уйнала торган уен коралы), домбра кебек музыка уен коралларында башкаралар. Чагыштыру өчен: татар кураенда 6-7 тишек, нугай-курайда нибары 2 тишек бар», - дип аңлатты Айдар Ниязов.

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты биючесе Сәидә Миңнебаева әйтүенчә, Себер татарларының аяк уеннары бар. «Без Казан татарлары кебек күмәкләшеп, сикереп түгел, төйтереп (тыпырдап) биибез», - диләр. Себер татарларының бию үзенчәлеге - тыпырдап бию. Төмән шәһәрендә «Пышный» дигән фольклор ансамбле бар, алар үзләре ясаган такталарда бииләр. Кая барсалар да, такталарын үзләре белән алалар», - диде ул.

Уеннар белән үрелеп баручы мастер-классның остазлары, профессиональ биючеләр – педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты, педагог-балетмейстеры Фәнис Хәйруллин.

Бию дәресе кичәсенең алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары - Лилия Гәрәева.

  • «Хәрәкәттә - бәрәкәт» бию дәресләрен Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә оештыра. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы проект бары татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Бию остаханәсе һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100