Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кичәсендә «Чабата» перформансын тәкъдим итәчәкләр
Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе узачак. Оештыручылар Россиянең төрле почмакларында билгеле булган «чабата» татар халык биюен планлаштырганнар.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары шулай ук «чабата» музыкаль-бию перформансын күзәтә алачак, мастер-класска, традицион фольклор уеннарына һәм популяр бию бәйгесенә кушылачак.
Кичәне Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Илфак Хафизов алып барачак. Музыка өчен мультиинструменталистлар Айдар Абдрахимов һәм Айбулат Харисов җавап бирәчәк. Хореографлар ролендә Алия Төхбатуллина һәм Рафаэль Мустяков чыгыш ясаячак.
Шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театр янында Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан көтеп калачаклар, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда бию проектының юбилее уңаеннан «Бию көрәше» бию турниры узачак. Анда 29 августта татар биюен профессиональ булмаган башкаручылар көрәшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз