news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казанда керәшен биюе буенча мастер-класс белән тәмамланачак

15 сентябрьдә Казанда татар телендә керәшен биюе буенча мастер-класс узачак. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларындагы дәрес әлеге сезонда соңгысы булачак.

Мастер-классны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барачак. Алар перформанс оештырачак һәм керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәтәчәк.

Чара «Фестиваль» бульварында узачак, дәрес 17:30 сәгатьтә башлана. Мастер-класска керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot