news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» катнашучысы: Биегәндә күңелдәге хисләрне тамашачыга тапшыра аласың

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» катнашучысы: Биегәндә күңелдәге хисләрне тамашачыга тапшыра аласың
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артындагы мәйданда татар телендә узучы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа – алтынчы сезоны башланды. Биергә яратучылар, татар биюен өйрәнергә һәм күңел ачарга теләүчеләр җәй буе һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә әлеге урында очраша алачак.

«Чарабыз лирик биюдән башланып китте. Татар бию хәрәкәтләре салмак кына башкарыла, бу исә безнең холыкны, эчке дөньябызны чагылдыра. Шәхсән үземә дә лирик биюләрне бию ошый, чөнки биегәндә күңелдә булган хисләрне тамашачыга тапшыра аласың. Ир-атларның бию хәрәкәтләреннән аларның көчле рухлы булулары күренеп тора, алар җитез бии. Контраст барлыкка килә. Быел программада үзгәрешләр дә булыр. Яңа кунакларның катнашуы да көтелә, алар арасына төрле коллективлар, җырчылар кушылачак», – диде Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элекке солисты, педагог-хореограф Алия Төхбәтуллина.

Аның әйтүенчә, әлеге проект татар биюен саклауга нигезләнгән. «Узган елны үзләштергән хәрәкәтләрне тагын да шомартырбыз дип өметләнәм. Тамашачы әлеге проектка ашкынып килер дип уйлыйм. Татар биюләрен киләсе буынга тапшыру мөмкинлеген тудырган өчен Казан шәһәре мэриясенә, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиягә рәхмәт», – диде ул.

«Быел беренче очрашуда бу кадәр кеше җыелыр дип уйламаган идек. Димәк, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» яши, ул кирәк, дигән сүз. Барлык куркуларыбыз юкка булган, Аллаһка шөкер, халык йөри. Башка очрашуларда тагын да күбрәк җыелырлар. Быел Иваново шәһәренә бардым. Андагы татарлар: «Ивановода яшәүче рус халкы «Хәрәкәттә-бәрәкәттә» биеп кайткан, кәефләре күтәренке иде», – диделәр. Бу безгә иң зур мактау булды», – диде Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова.

Ул быел җырлау мәйданчыгы да булачагын искәртте. «16 июньдә барлык халыкны җырларга чакырабыз. Урынын һәм вакытын соңрак хәбәр итәрбез», – дип ачыклык кертте ул.

«Элекке урында ремонт булырга мөмкин, дип әйттеләр. Шуңа күрә без Кабан күлен урадык, бик матур урын таптык һәм шунда үткәрергә булдык. Бу проектны бик сагынганнар, чыбыксыз телефон аша да халык ишеткәндер, бик күп кеше килде», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча бүлек башлыгы Айсылу Лерон.

Татарстанның халык артисты, Камал театры актеры Әсхәт Хисмәтнең кызы Илсөяр Хисмәтова әлеге чара турында күп ишетүе, социаль челтәрләрдән актив карап баруын әйтте. «Быел беренче тапкыр катнашырга насыйп булды. Сокланып, әниемне карап торам әле, ул да минем белән килде, бик тә биергә ярата! Мин Мәскәү белән Казан арасында яшим, Казан – туган шәһәрем, мин аны бик яратам. Мәскәүдә эшлим, яшим. Казанга кайткач, төрле җирләргә барам, спектакльдә уйныйм», – диде ул.

Сезон ачылышында «Бию көрәше» бәйгесенә дә старт бирелде. Быел бәйгедә үзара профессиональ биючеләр көч сынашачак. Проект һәм бәйге турында тулырак мәгълүмат белән рәсми төркемдә танышып була.

  • Проектны 2021 елдан башлап Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра.
news_right_1
news_right_2
news_bot