Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресенең чираттагысы 25 июньдә үтәчәк
Киләсе атнада Казанда узачак халыкара вакыйгаларга әзерлек эшләре алып барылуы сәбәпле, 11 һәм 18 июньгә билгеләнгән «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләре үткәрелми. Алдагы очрашу 25 июньдә Кабан күле буенда узачак. Чара кунакларына бай эчтәлекле бию тамашасы һәм татар халык биюләренә багышланган остаханә әзерләнә.
Бу юлы татар фольклоры, бию сәнгате белән кызыксынучыларга татар халкының «Дүртле бию» һәм «Сигезле бию» күнекмәләре тәкъдим ителә. Очрашу хатын-кызлар арасында бию ярышы белән тәмамланачак.
Батлларда җиңүчеләр автомат рәвештә август ахырында узачак «Бию көрәше» бәйгесенең финалына уза, дип хәбәр итә Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Җәйге чара 18:00 сәгатьтә башлана. Шәһәр халкын, башкала кунакларын Һади Такташ урамы, 74 йорт адресы буенча урнашкан Г.Камал исемендәге театрның амфитеатрында көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, бию остаханәләренең яңа сезоны 4 июньдә башланып китте. Ул вакытта казанлылар өчен татар халкының «Йөрешләр» бию буенча остаханә, «Түгәрәк уен», «Күчмә бию» һәм «Күпер» халык уеннары үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз