news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ханты-Мансиның Покачи шәһәрендә Милли мәдәниятләр фестивале узды

Ханты-Манси автономияле округының Покачи шәһәрендә Милли мәдәниятләр фестивале узган. Ул «Туган як» татар-башкорт халкы милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы җитәкчесе инициативасы белән оештырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның максаты – үсеп килүче буынның милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләрдә мәдәниятен арттыру, укучыларны Россиядә яшәүче халыклар иҗаты аша милли мәдәни традицияләргә җәлеп итү, диелә хәбәрдә.

Чарага әзерлек барышында мәктәп укучылары милли биюләр, милли киемнәр, аш-су һәм үзләре тәкъдим иткән мәдәният үзенчәлекләре белән танышкан. Сыйныф җитәкчеләре кул астында мәктәп укучылары музыкаль-әдәби композиция, борынгы йолалар, Россия халыклары мәдәнияте чагылыш тапкан җыр һәм биюләрдән гыйбарәт кызыклы, күп жанрлы, мәгърифәтчел һәм эмоциональ программа әзерли алган.

Һәр сыйныф чиксез ватаныбызның төрле почмакларына уникаль сәяхәткә чыккан: илебез халыкларының гореф-гадәтләре белән танышкан, искиткеч биюләр карап һәм җырлар тыңлап ләззәт алган. Шулай ук милли ризыклар да әзерләнгән, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot