news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ханты-Мансийскида Уралдагы яшь туган тел һәм әдәбияты укытучыларының форумы үтте

Ханты-Мансийскида Уралдагы яшь туган тел һәм әдәбияты укытучыларының форумы үтте
Фото: "Яңарыш" газетасы

Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында Лариса Гафурованың «Бердәмлектә көч» форумында» дигән язмасы басылып чыкты. Анда Ханты-Мансийск шәһәрендә узган Урал федераль округы яшь туган тел һәм әдәбияты укытучыларының форумы турында сүз бара.

«Ханты-Мансийск шәһәрендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Урал федераль округы яшь туган тел һәм әдәбияты укытучыларының мөһим форумы узды.

Бу чарага бөтен төбәктән 100дән артык педагог, методист һәм галимнәр килде. Төмән өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары делегациясен филология фәннәре кандидаты, Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбенең татар һәм рус теле укытучысы Халидә Кирамова җитәкләде.

Катнашучылар арасында: Рузилә Исмагыйлова, Эльмира Садыйкова, Айгөл Зөлбохарова (Төмән районы); Банисә Ниязова (Тубыл шәһәре); Лариса Гафурова (Түбән Тәүде районы); Нэлли Алеева (Вагай районы); Гүзәл Тимеркәева (Аромаш районы) бар иде.

Форумның иң якты мизгелләренең берсе интерактив сессия булды, анда Россиянең иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучылары үз осталыклары белән уртаклаштылар. Моңа Төмән өлкәсеннән Халидә Хәлидулла кызы үзенең уникаль «Укучыларның туган татар телендә уку грамоталылыгын формалаштыру буенча эшчәнлек системасы» исемле мастер-классы белән зур өлеш кертте. Катнашучылар арасында бу мастер-класс аеруча кызыксыну уятты. Аның чыгышы профессиональ осталыкның матур үрнәге булды.

Бу форум – туган телләр байлыгын саклау юлындагы мөһим адым булып, педагогларга белем арттыру, тәҗрибәләр алмашу һәм төбәкләр арасы бәйләнешләрне ныгыту мөмкинлеге бирде. Федераль туган телләр институты оештыручы буларак, барлык катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудырды һәм рухи яктан баетылган әңгәмәләр үткәрү мөмкинлеген бирде.

Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментына – педагогларга тулы яктан ярдәм күрсәтү һәм өлкәнең мөһим белем чарасында катнашуны оештыру; муниципаль районнарның мәгариф идарәләренә – педагогларга финанс һәм оештыру ягыннан ярдәм итү; өлкә дәүләт төбәк белемен үстерү институтына – бөтен төбәк делегациясенең эшен координацияләү өчен; Россия Федерациясе туган телләр институтына – форумны югары дәрәҗәдә оештыру һәм профессиональ диалог өчен мөмкинлек тудыруга Төмән өлкәсе делегациясе исеменнән чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез».

news_right_1
news_right_2
news_bot