news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ханты-Манси Сабан туенда кунакларга бер тонна авырлыктагы чәкчәк тәкъдим иткәннәр

Ханты-Манси Сабан туенда кунакларга бер тонна авырлыктагы чәкчәк тәкъдим иткәннәр
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Ханты-Манси автономияле округында татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе булды. Бәйрәмнең төп вакыйгасы – махсус әзерләнгән бер тонна авырлыктагы рекордлы чәкчәкне татып карау булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Урайда 41 мең кеше бар, 30дан артык милләт вәкилләре дус-тату булып яши. Сабан туен традицион гаилә кыйммәтләре, батырлыклары, Ватанны ярату, Россия тарихына үз исемнәрен мәңгегә язып калдырган геройлар истәлегенә багышладылар. Сабантуйда һөнәрчеләр мәйданчыгы эшләде, милли уеннар, көрәш булды. Бәйрәмне махсус кунаклар – Татарстанның атказанган артистлары Фирдүс Тямаев һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова бизәделәр», – диелә хәбәрдә.

Сабан туе тирә-яктан кунакларны җыйды. Бәйрәм хуҗалары бай программа белән сөендерде. Бәйрәмнең автономияле округ халкы өчен зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, шәһәр Сабан туенда катнашу өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов чакырылды, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot